Ел саен 33 мең татарстанлы кан донорлары була
2020 елның гыйнвар башына татарстанлылар арасында «Россиянең Мактаулы доноры» һәм «СССРның Мактаулы доноры»исеменә ия булган 12,5 меңнән артык кеше санала.
Ел саен Татарстанда 33 мең кеше авыру кешеләргә ярдәм итү өчен кан бирә. Аларның яртысы диярлек (42%) 25-34 яшьлек яшь төркеменә керә. Бу хакта Республика кан үзәгендә хәбәр иттеләр.
14 июньдә илдә һәм дөньяда Бөтендөнья кан доноры көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу дата алдыннан 8 июньнән 15 июньгә кадәр #ОставайсяДонором дигән Бөтенрәсәй акциясе узачак. Ел саен республика донорлары 10 меңгә якын авыруга ярдәм итәләр.
«Елына 30 мең авыручыга медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы буенча 50 тоннага якын донор каны компонентлары кирәк. Ел саен республика буенча донорлар саны 33 меңнән артык кеше тәшкил итә», — дип сөйләделәр белгечләр.
ир-атлар - республика донорларының 70%, хатын-кызлар -30% ын тәшкил итә. Үз канын авыруларга ярдәм итү өчен корбан итүчеләр өчен дәүләт өстәмә ял көне, социаль пакет, ташламалар, ел саен түләнә торган акча (2020 елда ул 14,6 мең сум тәшкил иткән) бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев