Чыңлады тәүге кыңгырау
Яңалыклар

Чыңлады тәүге кыңгырау

1 сентябрь – Белем көнендә, илебез, республика һәм районыбыз мәктәпләрендә тәүге дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады

Район мәктәпләрендә һәм Мөслим политехника техникумында узган бәйрәм тантаналарында район башлыгы Альберт Хуҗин, ТРның Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе, район кураторы Альберт Борһанов катнашты һәм бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

Агымдагы елда районыбызда 155 бала беренче сыйныфка укырга керде. Чарада катнашкан район җитәкчеләре дә укучыларга укуларында уңышлар теләде. Белем бәйрәме концерт номерлары белән үрелеп барды. Тантаналы рәвештә Дәүләт флаглары күтәрелде.

Быел 11 нче сыйныфка – 71, 9 сыйныфка 234 укучы килде. Һәр баланың киләчәген мәктәптә алган белем дәрәҗәсе хәл итә, тормыш юлында тупланган дәресләр, ирешелгән уңышлар ныклы фундамент булып тора. Һәр балага үз алдына куйган максатларына ирешергә язсын иде! Сәләтле балалар үстерүдә укытучыларның да зур роле бар. Быелгы уку елына сөенечле хәбәр белән керәбез – дәүләт дәрәҗәсендә укытучының аерым статусы ныгытыла. 

Лилия Шәймиева фотолары. 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев