Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Чиләбе татарлары финалда “Ак Барс” өчен җан атачакларын белдерде

Казан, 2 апрель, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Чиләбедәге татар диаспорасы Көнчыгыш конференция финалында "Ак Барс" өчен җан атачакбыз, дип белдерде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Чиләбе өлкәсенең татар яшьләре берлеге җитәкчесе Виталий Бәдретдинов хәбәр итте. "Безнең оешманы гына аерып карасак, без ике якка бүлендек. Яртыбыз "Ак Барс" өчен, ә яртыбыз "Трактор" өчен...

Казан, 2 апрель, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Чиләбедәге татар диаспорасы Көнчыгыш конференция финалында "Ак Барс" өчен җан атачакбыз, дип белдерде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Чиләбе өлкәсенең татар яшьләре берлеге җитәкчесе Виталий Бәдретдинов хәбәр итте.

"Безнең оешманы гына аерып карасак, без ике якка бүлендек. Яртыбыз "Ак Барс" өчен, ә яртыбыз "Трактор" өчен җан ата. Фанатлар секторында 15-20 кеше була", - диде ул.

"Ак Барс" өчен яратып җан атабыз, чөнки ул татарларның үзәге булган республика өчен чыгыш ясый. Шулай ук без үзебезнең якташыбыз Данис Зарипов өчен дә бик теләп җан атабыз. Шунысын да әйтергә кирәк, ул беркайчан да үзенең тамырларын һәм традицияләрен онытмый. Без аны еш кына дини бәйрәмнәрдә күрәбез", - диде Виталий Бәдретдинов.

"Ак Барс" өчен җан атканда егет һәм кызлар күңелләре белән ял итә, чөнки бу вакытта алар Татарстан байракларын да югары күтәрә", - ди җитәкче.

"Трактор" өчен җан аткан татарларны да аңлап була. Алар монда туып үскән", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Казанның "Ак Барс" командасы Чиләбенең "Трактор" командасы белән көч сынаша. Көнчыгыш Конфедерациянең финалы сериясе 2:0 исәбе белән "Ак Барс" файдасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев