( "Татар-информ"). Чаллыда 7/03 йорты фатирында чыккан янгында пенсионерның 90 процент тәне пешкән. Бу хакта "Челнинские известия" басмасы хәбәр итә.
Янгын кичә көндез чыккан. 66 яшьлек ир-атның киеменә ут капкан, аны туганы коткарып калган.
Пенсионерны хастаханәгә озатканнар. Ул II-III дәрәҗәдә пешү алган (тән өслегенең 90 проценты пешкән). Янгынның сәбәбе - ут белән сак эш итмәү.
Нет комментариев