Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чагин: Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләрне престижлы итәчәк

Конститциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләр анда хезмәткә карата хөрмәт һәм хезмәт ияләренең хокукларын яклауны турыдан-туры язарга тәкъдим итә.

РФ Президенты тәкъдим иткән төзәтмәләр гражданнарның хезмәт хокукларын яклаячак дигән фикерне белдерде «КАМАЗ-Автоспорт» КП директоры Владимир Чагин.
Аның фикеренчә, гамәлдәге Конституция ил өчен күчеш чорында төзелгән. Шул вакыттан бирле Дәүләт өстенлекләре сизелерлек үзгәрде-эшче һөнәрләрнең кыйммәтен аңлау килде.
«Сүз дә юк, әлеге төзәтмәнең төп максатларының берсе – эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру, дип саныйм. Бу безгә, производство вәкилләре буларак, мөһим. Без боларның барысы да эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк дип әйтә алабыз", - дип ассызыклады Чагин.
«Эш бирүченең үз хезмәткәрен үзенә яшәү кыен булган шартларга урнаштыруы ихтималы булырга тиеш түгел. Бигрәк тә бу үз-үзеңне изоляцияләү чорыннан соң мөһим булачак – икътисадны торгызырга һәм гадәти тормышка әйләнеп кайтырга кирәк булачак», - дип аңлатты Владимир Чагин.
Конститциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләр анда хезмәткә карата хөрмәт һәм хезмәт ияләренең хокукларын яклауны турыдан-туры язарга тәкъдим итә.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/09-06-2020/chagin-popravki-k-konstitutsii-sdelayut-rabochie-professii-prestizhnymi-5746304

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев