Быел Татарстаннан 90 инвалид гаилә торак белән тәэмин ителәчәк
Бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1222 татарстанлы торак алырга чиратта тора. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
"Бу 2005 елга кадәр чиратка басучылар өчен федераль программа. Федераль бюджет акчалары быел 90 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Киләсе елга без шулай ук гариза бирдек, һәм Россия Федерациясе бюджетында тиешле юл бар. Моннан тыш, инвалид балалар бик катлаулы чирләргә ия булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча тагын бер программа бар»,-дип сөйләде министр.
Икенче программага акча республика бюджетыннан бүлеп бирелә, ел саен финанслау 50 млн.сум тирәсе тәшкил итә. Чират ике программа буенча да муниципаль дәрәҗәдә торак сәясәте бүлекләре тарафыннан формалаша. Чиратка басу өчен сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә яшәү урыны буенча башкарма комитетның тиешле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/01-12-2020/v-etom-godu-semi-90-invalidov-iz-tatarstana-obespechat-zhiliem-5789604?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев