Быел «Печән базары» фестивале август азагында була
Иске Татар бистәсендә – Кабан күле буенда һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамында «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале була
24-25 августта Иске Татар бистәсендә – Кабан күле буенда һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамында «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале була. Бу хакта фестивальнең Телеграм-каналында хәбәр иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза.
«Ачык һавада кул эшләнмәләреннән милли дизайн-маркет, аш-су, лекторий, җанлы музыка, остаханәләр, балалар мәйданчыгы, экскурсияләр, дуслар белән очрашу урыны һәм башкалар була. Фестивальдә продукцияне тәкъдим итәр өчен 9 августка кадәр теркәлү сорала. «Печән базары» фестиваленә һәркем килә ала», – диелә хәбәрдә.
Фото – «Татар-информ», Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев