Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Быел Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе узачак

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә

Бүген Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Азәрбайҗан Республикасына эш сәфәре вакытында «Ичеришехер» Дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы идарәсе рәисе Руфат Нахид оглу Махмудов белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе узачак. Очрашу барышында Бакуның «Иске шәһәр» дигән тарихи урынында үтәчәк милли бәйрәм буенча оештыру эшләре турында сөйләшү алып барылды.

Әлеге очрашу вакытында шулай ук Татарстан һәм Азәрбайҗан арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштеләр. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының проектлары турында мәгьлүмат бирде.

Чыганак: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев