Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәяләр артканын сизәсезме?

Хөкүмәтебез яңа ел ба­шыннан пенсияләр һәм иң кечкенә хезмәт хакы арта дип сөендерергә өлгермәде, кибетләрдә то­вар бәяләре аннан алда ук артты. Әйе, бәяләрне куып тотармын димә.

Марат:

– Сизмәс җиреңнән сизәрсең. Бераз мая ту­пладым да, аны беренчел взнос итеп түләп, ипоте­ка алырмын дип җыенып йөри идем. Тик бәяләр генә мине көтеп тормады, өскә “сикерделәр”. Янәсе төзелеш материалларына, башкасы­на бәя артты, шуңа күрә фа­тирлар да кыйммәтләнде. Төзелеш материаллары­на бәя күтәрелгәннән соң төзелгән йортлар кыйммәтләнсен дә ди, аның бит әллә кайчан төзелеп, күптән әллә ничә тапкыр ремонтланганнарының да бәясе арта. Шунысын аңлап җиткермим.

Мәрьям:

– Шәһәрдә яшибез. Азык- төлекне гел бер кибеттән алам. Күпләп алып куйганым юк, беткәннән-беткәнгә генә. Товарның үзем ияләнгән төрләрен генә сайлыйм. Күптән түгел он алган идем. Ул беткәч, кибеттә таныш төргәктәге онның бәясен күреп шаккаттым: элеккеге бәясе белән аерма – 38 сум! Башка төр азык-төлек бәясе дә шактый арткан. Ипине дә ашлыктан түгел, алтын бөртекләреннән пешерәләр диярсең: бәяләре көн саен диярлек арту ягына үзгәреп тора.

Азамат:

– Элекке чорны сагы­нып сөйләргә генә кал­ды. Газетадан укыган идем: Сталин вакытында елга бер тапкыр кайбер төр то­варларга бәяләрне төшерә торган булганнар. Мон­дый хәлнең хәзер булуы да мөмкин түгелдер. Хәер, кай­бер кибетләр акция ясаган була. Беркөнне Чаллыга бар­ган идек. Бер бик зур кибеттә кайбер обойларга бәя төшкән иде. Мөслимдә андыйлар ике мең сумнан артык тора, Чаллыда бер мең ярым иде. Обойлары да заманча. Шәһәр җирендә арзанрак әйбер та­бып була икән әле, дигән фикергә килдем.

Артур:

– Җиңел автомобильләргә бәя ел саен күтәрелә. Үзебезнең “Лада”ны сатып алырга җыенган кеше хәзер 80-100 мең сум тирәсе арты­грак түләргә тиеш була. “Уз­ган ел АвтоВАЗ машинала­рына бәя җиде тапкыр арт­кан, 2021 елда автомобиль бәяләрен күреп, кулланучы шок кичерсә, 2022 елда “са­тучы шок хәлендә калачак, чөнки машинага ихтыяҗ кимиячәк”, – дип язалар га­зеталарда.

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама