Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булачак машина йөртүчеләр моны белергә тиеш

Машина йөртүче булырга укыган кандидатлар имтиханны автомәктәпкә бирелгән бәяләмәдән башка бирә алмаячак

Күрсәтмәне Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников бирде.

Автомәктәптә булачак машина йөртүчегә бәяләмә биреләчәк, аннан башка ЮХИДИда имтихан тапшырып булмаячак. Тиешле күрсәтмәне Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников бирде, дип хәбәр итә «Российская газета».

Әлеге бәяләмә автомәктәпнең матди-техник базасының машина йөртүчеләрне әзерләү программаларына туры килүен раслый, ягъни анда автомобильләр паркы, автодром, класслар һәм күрсәтмә әсбаплар бар дигәнне күрсәтә. 

ЮХИДИда мондый бәяләмәләрнең гамәлдә булу вакытын реаль вакыт режимында күзәтә башлаячаклар. Бу мәгълүмат автомат рәвештә ЮХИДИ-М ФИС системасына кертелергә тиеш булачак, кандидатны имтихан бирергә керткәндә инспектор автомат рәвештә аны кертергә мөмкинме-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат алачак. Автомәктәпкә лицензиясен кире алу яный. Бу хакта «ШәһриКазан» сайты яза. 

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев