Яңалыклар

Бүген Татарстанда һава температурасы +23 градуска кадәр күтәреләчәк

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр

Татарстанда 1 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы һәм кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Көньяк-көнбатыштан искән җил төньякка күчә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Көндез һава температурасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев