Бүген Татарстанда +33 градуска кадәр эссе булачак
Яңалыклар

Бүген Татарстанда +33 градуска кадәр эссе булачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итәләр. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән 13 метрга кадәр җитәчәк

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итәләр. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән 13 метрга кадәр җитәчәк.

Көндез һава +28...+33 градуска кадәр җылыначак.

Казанда шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез максималь температура +30...+ 32 градус тәшкил итәчәк.

Римма Афзалова фотосы. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев