Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973 ел

24 май

19 май көнне Мөслимдә, Михайлов­када һәм Тат.Бүләр урта мәктәпләрел тәмамлаучы укучыларның икенче рай­он слеты узды. Укучы­лар киләчәк тормышлары, үзләштереләчәк һөнәрләре турында ачыктан-ачык сөйләшү, фикер алышу алып барды. Барлык чыга­рылыш класс укучыларына мөрәҗәгать кабул ителде.

Зур тантана

Михайловка урта мәктәбе укучылары үзләре белән ярышучы Шуган урта мәктәбе укучыларын ор­кестрда тантаналы музы­ка уйнап каршы алды. До­клад белән мәгариф бүлеге мөдире М.Мәйлүнов чыкты. Быел Михайловка һәм Шу­ган урта мәктәпләрен 100гә якын укучы тәмамлый.

Ф. Идиятуллин.

26 май

“Маяк”, “Урожай”, “Прав­да”, “Авангард”, М.Горький исемендәге колхозлар, “Мөслим” һәм “Шуган” терлек симертү совхозла­рында кукуруз чәчү кыска срокта төгәлләнде. “Алга” колхозы механизаторла­ры 40 гектар тары, 70 гек­тар карабодай чәчте. Тары чәчүгә “Авангард” колхо­зы һәм “Мөслим” совхозы да кереште. Чөгендер һәм борчак чәчүлекләрен корт­кычларга каршы эшкәртү дәвам итә.

29 май

24 июньдә – Сабан туе бәйрәме

КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы партиянең шәһәр һәм рай­он комитетлары, хезмәт ияләре депутатларының шәһәр һәм район Советлары башкарма комитетларының традицион Сабан туе бәйрәмен республи­ка районнарында һәм шәһәрләрендә 1973нче елның 24 июнендә үткәрү турындагы тәкъдимнәрен кабул итте.

Яңа экспонатлар

Мәктәп “Туган як” му­зее җиде бүлектән тора. Ике меңләп экспонат исәпләнә. VI класс укучысы Ә.Әмирова 1916 елда Рәмиевлар типографиясендә татар телендә басылган “Шура” журналын китерде. Пен­сионер Кирамов 1816 ел­ларда Мөслимдә староста булган Хафиз байның ста­роста медален тапшырды. Укучылар көче белән бул­дырылган мәктәп музее киләчәктә бәлки район му­зеена әверелер.

Р. Шәмсиев, музей советы члены. Мөслим урта мәктәбе.

 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев