Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

Кубок – мөслимлеләрдә 
Шушы көннәрдә Мөслим урта мәктәбе бозында колхоз-совхозлар һәм оешмалар командалары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар булды. Эшләүче яшьләр “Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең район советы кубогы өчен көч сынаштылар. Башта хоккей мәйданына район үзәге һәм “Кызыл Октябрь” колхозы спортчылары чыкты... 
И. Муллакаев, 
район спорт комитеты председателе. 

Ерак чор истәлеге 
Бертуган Виктор һәм Александр Ивановлар Бөек Ватан сугышында актив катнашалар. Аларның сугышчан хәрәкәтләре хөкүмәтебезнең олы бүләкләре белән бәяләнә. Сугыштан соң Ивановлар төрле җаваплы эшләрдә булдылар. Виктор озак еллар Мөслим урта мәктәбен җитәкләде. Энесе Александр район комсомол оешмасының башында торды... 
Виктор Иванов фин сугышына алынганда Александр унынчы класста укый. Бөек Ватан сугышы башлангач, алар класслары белән фронтка китәләр. Ике туганның күрешмәгәненә биш елдан артык вакыт уза... 
Мидхәт Фәтхуллин, 
хәбәрчеләр советы 
председателе. 

Бозда – яшь хоккейчылар 
Кышкы спорт сезонының иң кызган чагы. Бүген спорт сөючеләр чаңгыларга, тимераякларга баса. Күпләр карлы тауларга, кышкы урманнарга походларга чыга. Яшь хоккейчыларны бигрәк тә сөендерә кыш. Боз мәйданчыкларында шау-шу кичке караңгыга кадәр дәвам итә. 
Ф. Ногманов, 
“Алтын алка” клубы 
призына уеннар оештыруның район штабы председателе. 

Студентлар – бездә кунакта 
...Иң беренче җавапны 1980 ел чыгарылыш класс укучысы Ривал Хисаметдинов бирде. 
– Класс белән авылда калу районыбыз мәктәпләре укучылары арасында яхшы гадәткә әйләнеп килә. Мин бу яшьләрдән чын-чынлап көнләшәм. Классташларыңнан аерылмыйча, бөтенең бер коллективта эшләү – үзе зур бәхет ул, минемчә... 
З. Лобанова, 
Рус Шуган урта мәктәбенең директор урынбасары. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев