Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

22 август 
Олы бүләк тапшырылды 
Коры сөт заводы – матур эшләре белән танылган алдынгы предприятиеләрнең берсе. Аның даны районыбыздан еракта да таралды. Коллектив өчен агымдагы бишьеллык аеруча истәлекле булды. Узган елларда да завод тугыз мәртәбә Бөтенсоюз һәм РСФСР күләмендәге күчмә Кызыл байракларга лаек булган иде. Һәм менә чираттагы хезмәт казанышы: беренче яртыеллык йомгаклары буенча предприятие РСФСР Ит-сөт промышленносте министрлыгы һәм азык промышленносте эшчеләре профсоюзы үзәк комитетының күчмә Кызыл байрагы һәм беренче акчалата премия белән бүләкләнде. 
24 август 
Август педсоветы 
22 августта Мөслим урта мәктәбендә укытучыларның август киңәшмәсе үзенең эшен башлады. Бу көнне эш секцияләрдә дәвам итте. Кичен яшь укытучылар район җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары белән очрашып, район тормышы белән таныштылар. 
23 август көнне район культура йортында киңәшмәнең пленар өлеше булды. Быел районыбызның укытучылар коллективын югары уку йортларыннан, техникумнардан һәм училищелардан килгән 36 яшь белгеч тулыландырды. Аннары укытучылар предмет секцияләренә бүленеп эшләделәр. Кичен укытучыларга багышланган концерт булды. 
Олы педсовет бүген үзенең эшен дәвам итә. 
“Кызыл Октябрь” колхозы – җиңүче 
1984-1985 еллардагы кышлату чорында терлек кышлатуны уңышлы үткәрү, терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләүне арттыру өчен барган Бөтенсоюз социалистик ярышында районыбызның “Кызыл Октябрь” колхозы җиңүче дип табылды һәм ул КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасына лаек булды. 
Медаль тапшырылды 
Сергей хезмәтчел гаиләдә үсте. Әтисе Василий – механизатор. Әнисе озак еллардан бирле терлекчелектә эшли. Хәрби бурычын үтәгәч, Сергей Ларчев туган ягына кайтты. Һәм менә узган елның августыннан бирле ЮМЗ-6 тракторын идарә итә. Бу көннәрдә терлек азыгы хәзерләүдә катнаша. 
Күптән түгел егет тормышында истәлекле вакыйга булды: аңа район хәрби комиссариатында “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале тапшырдылар. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев