Бу көнне Мөслимдә
1985 ел. 30 июль. Бусагада – көзге чәчү Хәзер уҗым культуралары чәчеләсе басуларда туфракны эшкәртер чак. Арыш урнаштырасы участокларны лущить итү зарур.
Берьеллык үлән культураларыннан бушаган басуларда арышның яртысын СЗС-2,1 агрегатлары белән чәчү планлаштырыла. Аны кыска срокта үткәрү оптималь дымлылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
И. Зиннуров, район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек һәм азык җитештерү бүлеге начальнигы.
6 август
Тырышлык арта
Иртә силос салуга быел да оешкан төстә керештек. Бүгенге көндә бу төр азык 600 тонна күләмендә тупланды.
Берьеллык үлән басуында КСК-100 һәм Е-280 агрегатларын иртә таңнан кичке караңгыга кадәр күрергә була. Хуҗалыкка ярдәмгә “Сельхозхимия”нең район берләшмәсеннән, Түбән Кама ПАТОсыннан шоферлар килде. Аларның һәркайсы көн саен 15-20 рейс ясый. Колхозның да барлык техникасы басуда.
Гомумән, терлек азыгы хәзерләүчеләр, аны ел ярымлык күләмдә туплауны максат итеп, тырышлыкларын арттыра баралар.
Ф. Нәбиева, “Правда” колхозы бухгалтеры.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев