Бөртеклеләрне җыю төгәлләнде
Яңалыклар

Бөртеклеләрне җыю төгәлләнде

Район хуҗалыклары бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыюны төгәлләде.

Район буенча гектар биреме – уртача 32,5 центнер (узган елгыдан 3,5 центнерга күбрәк). Бөртеклеләрнең тулай җыемы 154 мең тоннадан артып китте. Бүген “Август-Мөслим” агрофирмасы һәм “Авзалов” фермер хуҗалыгында рапс уру бара. Бөртек өчен үстерелгән кукуруз һәм көнбагыш та җитешеп килә. Терлек асраучы хуҗалыклар бу атнада силос өчен кукуруз уруга чыгачак.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 


Нет комментариев