("Татар-информ"). Бүген Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә 2007 елның 27 августыннан үткәрелә.
Нәкъ менә мәдәният кеше үзаңын формалаштыра, яшьләрне укуга һәм эстетик тәрбия алуга этәрә, иҗади эшчәнлекне булдыра.
Россия мәдәнияты гасырлар дәвамында барлыкка килгән. Төрле халыкның уникаль традицияләрен һәм казанышларын берләштергән.
Мәдәният хезмәткәрләре миллионлаган кешегә уникаль сәнгать әсәрләре, скульптура һәм кинематография өлкәсендәге хезмәтләргә соклану мөмкинлеген тудыра.
Мәдәният хезмәткәрләренең үзләренең профессиональ берлеге эшләп килә. Бәйрәм көнендә үз эшләренә тугры, тырыш хезмәткәрләр традицион рәвештә дәүләт һәм ведомство бүләкләренә лаек була. Бу көн уңаеннан чаралар оештырыла.
Нет комментариев