Реклама
Яңалыклар
Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән үлүнең 62 очрагы теркәлгән
Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
1941 елгы хатын-кыз Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпитале базасында авыр дәрәҗәдәге хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония белән вакытлыча йогышлы госпитальгә озатыла. Халәте йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары кискенләшүе нәтиҗәсендә начарлана. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Татарстанда бүген 27 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (13 кеше).
Татарстан буенча: Казанда – 16, Нурлат районында - 4, Спас районында – 3, Аксубай, Алексеевск, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 2 сентябрьгә Татарстанда 6563 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы 5393 кеше дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев