Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр беренче

ТР Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелүче «Ел китабы-2014» конкурсына йомгак ясады. Конкурста 314 китап катнашты, шуларның 39-ы - чәчмә әсәрләр (проза), 54-е - тезмә әсәрләр (шигърият), 43-е - балалар әдәбияты, 43-е - рус телендә чыккан матур әдәбият, 64-е - татар телендәге публицистика...

ТР Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелүче «Ел китабы-2014» конкурсына йомгак ясады. Конкурста 314 китап катнашты, шуларның 39-ы - чәчмә әсәрләр (проза), 54-е - тезмә әсәрләр (шигърият), 43-е - балалар әдәбияты, 43-е - рус телендә чыккан матур әдәбият, 64-е - татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 71-е - рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары. «Балалар әдәбияты» номинациясендә Мөҗәһит Әхмәтҗановның «Баллы җәй» китабы өченче урынга чыкты. «Чәчмә әсәрләр» номинациясендә беренче урында - Роза Хәбибуллинаның «Мулла килене» повесте. «Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә беренче урынны якташыбыз Марсель Бакировның «Древнетюркская поэзия» китабы алды. «Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә 2 нче урын Факил Сафинның «Заблудившийся рассвет» әсәренә бирелде. Әмәкәй кияве Илдус Заһидуллинның «Татарское национальное движение в 1860-1905 гг» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Якташларыбызны котлыйбыз һәм иҗатларында, фәнни эшләрендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев