Безнекеләр сынатмады
14-16 октябрь көннәрендә Удмуртия Республикасында мәктәпләрнең коткару отрядлары арасында Бөтенроссия ярышлары үтте
Ярымфиналда Идел буе федераль округы субъектларыннан 140 укучы катнашты. Татарстан Республикасыннан конкурска 150 команда гариза биргән, ярымфиналга бары ике команда узган. Шуларның берсе – Мөслим районының Олы Чакмак мәктәбе командасы.
Ярышларның максаты – балалар арасында шәхси һәм иҗтимагый иминлек культурасын популярлаштыру һәм мәктәпләр арасында иң яхшы коткару отрядларын ачыклау.
– Безнең команда бәйгенең төрле этапларында осталыгын, җитезлеген күрсәтте. Катлаулы ситауцияләрдән чыгу юлларын табуда да безгә тиңнәр булмады, – ди Олы Чакмак мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Инзилә Шакирова.
Инзилә Шакирова җитәкләгән мәктәп командасы “Безопасное пламя” исемен йөртә. Команда составында Олы Чакмак мәктәбендә укучы Гадел Гарипов, Алинә Нәбиева, Исламия Шәймиева һәм Мөслим гимназиясеннән Булат Бәдретдинов, Инсаф Заһидуллин бар.
– Укучылар беренче ярдәм күрсәтү, спортта ориентлашу, суда коткару, янгын сүндерүченең хәрби киемнәрен кию дисциплиналары буенча ярышты. Балалар барысы да шәхси зачетларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүче исеменнән бигрәк, укучылар бик күп эмоцияләр һәм бәяләп бетергесез практик тәҗрибә алды. Мөслимне россиякүләм ярышларда тәкъдим итү безнең өчен зур дәрәҗә булды. Бу укучыларга бик зур тәҗрибә, уңай тәэсирләр, яңа дуслар һәм шәхси үсеш перспективасын бирә. Без әлеге проектта катнашуыбызга бик шатландык. Алга таба укучылар коткару хәрәкәтенә күбрәк кушылыр һәм, кирәк булганда, үзләренә генә түгел, башкаларга да ярдәм күрсәтә алырлар, дип өметләнәбез, – ди Олы Чакмак мәктәбе укытучысы Миңнур Нәгыймова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 25 октябрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев