Бездә шундый хәлләр бар
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

Быел бакчадан гел кереп бул­мас, ахыры. Явып киткән саен чүп үләне баш калкыта.

Сәлимә Шакирова, Мөслим:

– Бакчаны күзәтеп кенә торам. Хөкүмәт эшенә бара­сым юк, лаеклы ялда. Вакытында эшләп барсаң, бакча ялт итеп тора. Бер көн чыкмадыңмы, бил тиңентен чүп баса. Быел вак чүп әллә ни юк. Алабута күпләп үсә, бәрәңге кортла­ры да һөҗүмгә әзерләнә башлаган. Бәрәңге яфракларын жәлләп, бәрәңге төпләрен балчык белән күмеп чык­тым. Икенче икмәк саналган бәрәңге быел мул уңыш бирер дип өметләнәм. Узган ел биш капчык бәрәңге утыр­тып, өч капчык бәрәңге уңышы ал­ган идек. Бәрәңге һәм яшелчә бакча­сыннан бушаган арада, ике мәртәбә гөмбәгә барырга җитештем. Метрәй урманында бик күп үсә икән алар.


Нет комментариев