Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бердәм Россия” “Авыл утлары” газетасына яздырды!

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга подписка компаниясе башлану белән быел да "Якыннарыңны яздыр, әти-әниеңне яздыр" акциясен игълан итте. Әлеге акция кысаларында һәрберебезгә әти-әниләрен, туганнарын, күршеләрен, аз керемле гаиләләрне, дусларын яраткан басмаларына, шул исәптән киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына яздырып, аларга бүләк ясау мөмкинлеге бар.

Нигезендә якыннарыңа карата игелек кылу яткан әлеге башлангычка кушылучыларның булуы сөендерә. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге Әниләр көне кысаларында партиянең иң актив дүрт әгъзасын - Иске Карамалыдан мәдәният йорты директоры, партиянең беренчел бүлеге секретаре Миләүшә Гәрәеваны, Мәлләтамак авыл җирлеге секретаре, партиянең беренчел бүлеге секретаре Рәсилә Абдуллинаны, партия әгъзалары Флүрә Дәүләтшинаны һәм Алия Фәхретдинованы "Авыл утлары" газетасына яздырып, олы бүләк ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев