Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәби алып кайтабызмы

Соңгы арада Мөслимдә бала тудыру бүлеге ябыла дигән имеш-мимешләр йөри. Бу сүзләрнең дөреслеккә туры килми. Бүлек җитәкчесе, районның акушер-гинекологы Люция Идрисова хәбәр итүенчә, ел башыннан Мөслим районы бала тудыру бүлегендә 9 сабый туган. Шуларның 4се - кыз, 5се - малай. Йөкле хатыннарда авырулар күп булу сәбәпле, аларның риск группаларына бүленүе...

Соңгы арада Мөслимдә бала тудыру бүлеге ябыла дигән имеш-мимешләр йөри. Бу сүзләрнең дөреслеккә туры килми. Бүлек җитәкчесе, районның акушер-гинекологы Люция Идрисова хәбәр итүенчә, ел башыннан Мөслим районы бала тудыру бүлегендә 9 сабый туган. Шуларның 4се - кыз, 5се - малай. Йөкле хатыннарда авырулар күп булу сәбәпле, аларның риск группаларына бүленүе дә мәгълүм. Икенче риск төркеменә (югары кан басымлы, анемия, калкансыман биз авырулары һ.б.) караган йөкле хатын-кызлар бала тудыру өчен Әлмәт шәһәрендәге хатын-кызлар региональ перинаталь үзәгенә китсә, өченче риск төркемендә теркәлгәннәр (нәселдән килүче авырулар, шикәр диабеты һ.б.) юллама белән башкалага җибәрелә. Бала тудыру өчен районның бала тудыру бүлегендә бөтен мөмкинлекләр, уңайлыклар тудырылган. Шәһәргә китеп бәбиләүче әниләр үзләре үк Мөслим бала тудыру бүлеге ябылу куркынычын тудыра. Киләчәктә елына 150дән дә кимрәк бала туган бала тудыру бүлекләре ябылачак. Бу очракта район үзәкләрендә бер генә дежур койка булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев