Бассейнда соңгы эшләр
Республикада бассейннар һәм универсаль спорт заллары төзелеше программасы буенча дистәгә якын ябык бассейн төзелде.
Мөслимдә заман таләпләренә җавап бирүче бассейн төзелү турындагы хәбәр су спорты белән шөгыльләнүчеләр күңеленә аеруча хуш килгәндер. “Кояшлы Ык” ял зонасының көнбатыш өлешендә май аенда старт алган “Тамчы” бассейны төзелеше инде тәмамланып килә. Мөслимлеләрне спортка җәлеп итүче тагын бер зур объект булачак ул.
Гимназия базасында эшләүче бассейн барлык килүчеләрне дә кабул итә алмау сәбәпле, яңа спорт объектының төзелеп бетеп килүе спорт сөючеләр өчен куанычлы яңалык булды. Билгеләнгән стандартлар нигезендә биредә зурлар һәм балалар өчен аерым бассейн булдырылган. Алар мозаика материалы белән эчләнгән. Без барганда балалар бассейнына су тутыру, гидросынаулар бара иде.
Төзелеш белән Казаннан “Фортэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә. Бассейннарны сынау, эш таләпләренә туры китерү – “Аквастрой” төзелеш фирмасы хезмәткәрләре җаваплылыгында.
– Кече бассейнда гидросынау “бишле”гә үтте. Бу көннәрдә зур бассейнны тапшырырга әзерләнәбез. Киләчәктә мөслимлеләр бассейнда рәхәтләнер дип, төзелеш эшләрен куанып башкарыбыз – ди “Аквастрой” төзелеш фирмасының гидросынаучысы Артур Максимов.
Бинада төзелеш эшләре тәмамланган. Эчке коммуникацияләрне үткәрү сыйфатлы итеп башкарыла.
– Объектта күләмле эшләр башкардык. Бинага барлык төр инженерлык коммуникацияләре дә үткәрелгән. Хәзер эшчеләр системаларны көйләү, эшләтеп җибәрүгә әзерлек этабын уздыралар, – ди “Фортэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте прорабы Артур Адамян.
Электриклар подвал өлешендә урнашкан кайнар һәм салкын су торбаларына заземление үткәрә, бина һәм аның тирәлеген электр белән тәэмин итү эшләрен башкара. Биредә суыртып җилләтү системасы да урнаштырылган.
– Бинадагы дымлылыкны нормада тотуда вентиляция системасының роле зур. Система бинада төрле начар исләрне дә булдырмаска ярдәм итәчәк, – ди вентиляция системасын монтажлаучы һәм гамәлгә куючы Айдар Шәйхелисламов.
Бәдрәф, душ бүлмәләрендә керамик плитка җәю бара. Персонал өчен махсус бүлмәләрдә эшләр тәмамланган. Керү өлешләрендә, коридорларда эчке бизәү эшләре генә калып килә.
“Тамчы” бассейны тиздән ишекләрен киң ачар. Кыска гына вакытта күләмле төзелеш объектын сафка бастыру дәрәҗәсенә җиткерү күпме осталык, тәҗрибә, үҗәтлек, сабырлык таләп итә! Төзүчеләр эшләрнең ахыры якынаюга, хезмәтләренең нәтиҗәсен күрүгә шатлануларын яшерми.
Бассейн территориясендә дә эш кайный. Бина алдына брусчатка түшәлә, фасад өлешләре керамик плитка белән каплана, парковка өлеше җиһазлана. Бассейнга керү юлына асфальт түшәләчәк.
Светлана Фазылова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев