Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Башкарма комитет җитәкчесе сайланды

Бишенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының II сессиясе үтте

Сессия эшендә районыбызның кураторы, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Мос-тафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов катнашты. 

Сессиянең көн тәртибендә төп мәсьәлә Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында иде. Әлеге вазыйфага ике кандидат тәкъдим ителде. Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Ирек Салихҗановны район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлады.

Сессиядә 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына кабул ителгән Мөслим районы бюджетына үзгәрешләр кертү хакында, район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы нигезләмәсен һәм структурасын раслау турында һәм пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә муниципаль вазыйфаларны биләүче затларны һәм тиешле еллар эшләгән өчен муниципаль хезмәткәрләрне бер мәртәбә акчалата бүләкләү хакында мәсьәләләре дә каралды.

Барлык мәсьәләләр дә депутатлар тарафыннан хупланды.

Рәмилә Сәләмова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев