Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөрө районында янгын чыккан урындабулган. Бу хакта "Башинформ " хәбәр итә.
Республика җитәкчесе балалар булган барлык йортларга янгын чыгу турында кисәтү датчиклары куюны йөкләгән, алар элек имин булмаган гаиләләргә генә куелган булган. "Әбҗәлил районында датчиклар эшләп, өч бала һәм әти-әниләре янгында калудан котылып, йорттан чыгып китәргә өлгергән очрак бар бездә", - дип җиткергән төбәк башлыгы.
Искәртеп үтик, дүшәмбе, 7 август төнендә "Бөрө районының Үгез авылында коточкыч фаҗига булып, агач йортта чыккан янгында тугыз кеше, һәлак булган. Шуның бишесе - балалар. Тагын өчесен коткарып калу мөмкин булган. Янгынның сәбәбе - төзек булмаган электрүткәргеч, дип фаразлана.
Нет комментариев