Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иҗаты

Ислам Хәсәнов. Вәрәшбаш

Буран

Караңгы төн. Тышта буран дулый,

Актара ул бөтен дөньяны.

Мин утырам өйдә шыпырт кына,

Берәм-берәм чүпләп уйларны.

 

Балачакның хәтер корабына,

Утырам да китәм еракка.

Ничек кызык иде әниләрне

Борчулары юри елап та.

Мәктәпкә дә гел барасы килми,

Чирлим диеп, юри алдыйсың.

Ә чынлыкта, сиңа ышанмагач,

Башкачарак алдап карыйсың.

 

Нинди генә шуклык эшләсәк тә,

Балачакта булдык беләктә.

Әниләргә һаман тынгы бирми,

Үсеп җиткәч, күчтек йөрәккә.

 

Тәрәзәдән күзем алмыйм, көтәм

Бу буранның бераз тынганын.

Куллар изәп, чакырып алам әле,

Бик еракка китсә уйларым.

 

Каян белә икән?

 

Каян белә икән бу кышлар

Кайчан килеп, кайчан китәсен?

Каян белә икән бу сулар

Юллар ярып агып китәсен?

 

Каян белә икән бу кояш

Якты нурын күпме сибәсен?

Каян белә икән бу кошлар

Язлар җиткәч очып киләсен?

 

Каян белә икән Җир-ана

Күпме кеше үзенә сыясын?

Каян белә икән бу табигать

Нәрсәләрне ничек буясын?

 

Каян белә икән бу агачлар,

Кар эрегәч, яфрак ярасын?

Каян белә икән бу дөнья,

Артка түгел, алга барасын?

 

Сорау арты сорау туып тора,

Ничек кенә җавап табасы?

Ничек кенә авыр булса да,

Юлны бары сиңа ярасы.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев