Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар бакчалары өчен түләү тәртибе май аенда үзгәрде

2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-аналар түләве күләме 4 процентка артачак.

Мондый арту ел саен бара, шул ук вакытта үсеш якынча бер дәрәҗәдә кала. Яңа елдан ата-аналар түләве структурасында туклану чыгымнарының бер өлеше артты. Әмма мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары өчен яхшы яңалыклар да бар: абонент түләве күләме үзгәрмәячәк. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында сабыйлар вакытлыча мәктәпкәчә учреждениегә йөрми икән, элеккеге кебек үк әниләргә һәм әтиләргә аларның туклануы өчен түләргә туры килмәячәк.
«Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль закон нигезендә ата-аналардан баланы караган өчен алына торган түләү билгеләнә. Татарстанда, илнең барлык төбәкләрендәге кебек үк, баланы карау буенча хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны исәпләү, ата-ана түләвен формалаштыру һәм алу буенча методик рекомендацияләр эшләнде. Алар ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган», — дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Ул искәртеп узганча, коронавируслы пандемия чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен, безнең республикада агымдагы елның 12 маеннан балалар бакчаларында ата-ана түләвен исәпләү тәртибен үзгәртү турында Карар кабул ителгән. Бүген ул йөрешне исәпкә алып исәпләнә. Ата-аналар түләвенең даими өлеше-абонент түләве төркемнең эш төренә һәм режимына, шулай ук баланың яшенә карап, өч-дүрт тапкыр кимегән. 
Тулырак мәгълүмат: https://sntat.ru/news/society/13-11-2020/kachestvo-pitaniya-u-nas-horoshee-pochemu-v-rt-povysyat-platu-za-detskiy-sad-i-komu-polozheny-lgoty-5785274

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев