Айзирәдән –өчпочмак
Яңалыклар

Айзирәдән –өчпочмак

Татар ашлары нигездә ит белән бәрәңгедән тора. Әби-бабаларыбыз элек- электән туклыклы һәм тәмле ашарга яраткан. Татар табынының визиткасы булган өчпочмакны кем генә яратмый икән?!

Мөслимдә яшәүче Айзирә Абдуллина аны үзенчәлекле итеп пешерә. Райондашы¬быз өчпочмакларны каз белән сыер итеннән ясый икән. 
– Камыр өчен 3 аш калагы майонез, 5 аш ка¬лагы көнбагыш мае, 1 йо¬мырка, тәменчә тоз, ярты стакан кайнаган салкын су, чама белән он кирәк булачак. Барысын бергә кушып, йомшак итеп камыр басабыз. Эчлек¬не ясаганчы камыр “ял итеп” тора. Шулай итсәң, камыр пешкәннән соң кетердәп торачак. 
Эчлек өчен каз һәм сыер ите, бәрәңге, суган кирәк. Аларны шакма¬клап турыйбыз да тоз һәм борыч салып болга¬табыз. Иң мөһиме – суган артык ачы булырга тиеш түгел. Кибеттән алынган сусыл суган шәп булачак. Суганның күләмен үзегез чамалагыз. Күбрәк булган саен өчпочмак сусыл һәм тәмле генә булачак. 
Тәмле булсын!


Нет комментариев