Җайланмалар урнаштыру дәвам итә
Ел башыннан җирлегебездәге 90 гаиләгә шундый җайланмалар урнаштырылган.
Татарстанда күпбалалы гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар урнаштыру дәвам итә. Ел башыннан җирлегебездәге 90 гаиләгә шундый җайланмалар урнаштырылган. “Мондый җайланмалар йортларга түләүсез куелды. Янгын турында хәбәр бирүче автоном җиһазлар һәрбер йортта булырга тиеш. Өлкәннәр ункөнлегендә әти-әниләрегезгә әлеге җайланма иң зур бүләк булачак”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Рушан Фәрхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев