Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ай тотылган төндә

Соңгы елларда Мөслим халык театрының икенче сулышы ачылды кебек. Шулай булмыйни, театр ел саен “Идел-йорт” фестивалендә призлы урыннар яулый. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәре белән гран-прига ук лаек булдылар. Быел Мөслим халык театры Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры – Зөлфия Фәхретдинова.

Әсәрдә XVII гасыр вакыйгалары сурәтләнә. Ире вафатыннан соң башкорт ыруы белән Тәңкәбикә исемле байбичә идарә итә. Өлкән улы Юлморзаның сугышта һәлак булуы турында хәбәр алган байбичә аның хатыны Шәфәкънең язмышын хәл итәргә бурычлы. Аксакаллар борынгыдан килгән башкорт йоласы нигезендә Шәфәкъкә уртанчы угыл Акъегет өйләнергә тиеш, дигән фикердә. Проблема шунда: Акъегет Зөбәрҗәт белән ярәшелгән, кәләш өчен калым да түләнгән. Аксакалларның моңа да җавабы әзер: Зөбәрҗәт кече угыл – 12 яшьлек Ишморзаның кәләше булачак! Яшьләрнең язмышы, аларның хисләре турында уйлаучы да юк – ата-баба йоласы, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр үтәлергә тиеш! Әсәрнең үзәгендә, гомумкешелек кыйммәтләреннән өстен булып, йолаларга сукырларча табыну нәтиҗәсендә туган фаҗига ята. 
Артистларның һәммәсе дә мөслимлеләргә яхшы таныш. Хисләрен йөгәнләп, язмышына буйсынган күндәм Шәфәкъ килен ролендәге Гүзәл Рәхимуллина, ыру кадәр ыруны буйсындырган, көчле, башбирмәс Тәңкәбикәне ачкан Гөлнар Фәрхетдинова, йола “корбаннары” Акъегет белән Зөбәрҗәт рольләрен башкарган Илфират Зәйниев белән Ләйсән Замалова, Дәрвишнең мәкерлеген тавышына ук чыгарып сурәтләгән Равил Тимкин. Алдагы еллардагы спектакльләрдән үк тамашачы мәхәббәтен яулаган егет-кызлар янына быел тагын бер сәләтле артист – Булат Хәйретдинов өстәлгән. Булат дивана ролен шундый килешле итеп башкарды ки, тамашачылар хәтта: “Бигрәк оста! Ышандырырлык уйный! Аркасыннан сөеп юатасы килә үзен!” – дип пышылдашты. Гөлнарның бу юлы сәхнәгә улы Камил Фәрхетдинов белән чыгуын да әйтергә кирәк. Яшь булуына карамастан, ролен килешле итеп башкарды Камил. Сәнгатькә гашыйк егет үсә, димәк! 
Спектакль “Идел-йорт” фести-валенең финалына үтте. Казан тамашачысына әсәр быелның октябрь аенда тәкъдим ителәчәк. Егет-кызларыбызга уңышлар телибез! 

Римма Афзалова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев