Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Авыл утлары”н яратабыз

Әбунә – 2023

Гөлсинә Шәйхуллина, Яңа Карамалы:
– Дүрт дистә ел Чиләбедә яшәдем. Монда күченеп кайткач, рәхәтләнеп үзебезнең татар телендә сөйләшәм, татарча газеталар укыйм. “Авыл утлары”на да язылдым, район газетасын яратып укыйм. Аллага шөкер, күзем күрә, нәрсә язылган, бөтенесен укып чыгам. Почтальоныбыз әйбәт, газетаны вакытында китерә.
Эльвира Заһидуллина,Катмыш:
– “Авыл утлары” газетасына язылмыйча калганыбыз юк. Лотерея уйнатуда да катнашабыз, әйберләр дә отканыбыз булды. Быел, мәсәлән, көрәк оттык. Газетаны бөтен гаиләбез белән яратып укыйбыз.
Ирхәт Кирамов, Вәрәшбаш:
– “Авыл утлары” газетасына 2003 елдан бирле язылабыз, яратып укыйбыз. Әти-әниләребез дә гел язылып килде. Газета бик ошый. Бөтен материалларын да укып чыгабыз. Бер тәкъдим дә бар: һава торышы турындагы мәгълүмат һәр көнгә дә булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев