«Авыл утлары» газетасы редакциясенә кечкенә кунаклар килде
Балалар өчен әлеге экскурсия яңа белемнәр туплау белән бергә күңелле мизгелләргә дә бай булды
Мөслим үзәгенең «Миләшкәй» балалар бакчасындагы зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр Мөслим Матбугат үзәгенә экскурсиягә килде. Балалар журналистика дөньясы – газета әзерләү, версткага салу һәм вакытлы матбугатны әзерләүдә башка мөһим процесслар белән танышты. «Авыл утлары» газетасы редакциясе хезмәткәрләре балаларга үз эшләренең нечкәлекләре турында сөйләп, аларның сорауларына җавап бирде. Балалар өчен әлеге экскурсия яңа белемнәр туплау белән бергә күңелле мизгелләргә дә бай булды.
Наилә Нәбиева, Эльза Галиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев