Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашлаган җир аш бирә (Районның баш агрохимигы Алис Хөсәенов белән әңгәмә)

Элек-электән әби-бабаларыбыз,җирне кул белән эшкәртеп, тирес кертеп, көл сибеп аны ашлап яшәгәннәр. Замана алга барган саен, җирнең составын, уңдырышлылыгын тикшереп торучы махсус оешмаларда, иген уңышын арттырырга ярдәм итүче төрледән-төрле ашламалар да барлыкка килде."Әлмәт" агрохимия хезмәтефедераль дәүләт бюджет учреждениесенеңрайонара баш агрохимигы Алис Хөсәенов белән әңгәмәбез җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрү юнәлешендә башкарылучы чаралар...

- Алис Гаптрәшитович, иң элек, "агрохимия хезмәте" дигән төшенчәгә аңлатма биреп, оешмагызның нинди эшләр белән шөгыльләнүе хакында таныштырсагыз иде?

-Бу хезмәтагрохимик тикшерүләр үткәрү юлы белән авыл хуҗалыгы җирләренең торышын даими контрольдә тоту һәм туфракның уңдырышлылык динамикасын тәэмин итү өчен кирәк. Тикшерүләр һәр биш ел саен үткәрелергә тиеш. Агрохимик өйрәнүләр басуларда туфракның уңдырышлылыгын күтәрү буенча республика программаларын тормышка ашыру максатында үткәрелә.Безнең хезмәт шулай ук агрохимик чаралар үткәрү өчен бирелүче препаратларның сыйфатын, аларны куллану нормаларының саклануын, агрохимик чаралар үткәрүнең сыйфатын даими контрольдә тота, минераль ашламалар һәм известь белән ашлау буенча проект-смета документларын эшли, туфракка һәм үсемлекләргә диагностика үткәрә. Диагностика үткәрү - үсемлекләргә азотлы һәм катлаулы ашламаларның күпме микъдарда кирәк булуын ачыкларга ярдәм итә. Бу исә авыл хуҗалыгы формированиеләренә финанс чыгымнарын янга калдырырга, кеше һәм техника хезмәтен киметергә булыша. Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү чорында печән, силос, сенажның сыйфатын тикшереп, тулы зооанализ ясыйбыз. Үсемлекләрдә төрле авыр металлар, пестицидлар, радионуклидлар калдыгын ачыклау максатында, радио-токсикологик тикшерүләр дә үткәрелә.

-Безнең район хуҗалыкларында да шундый тикшерүләр үткәреләме?

-Мөслим районы авыл хуҗалыгы җирләрендә 72 мең гектардан артык мәйданда агрохимик тикшерүләр үткәрелде. Шуларның 31 мең 904 гектарында (тикшерелгән җирләрнең 44,3% ында) туфракның ачы булуы ачыкланды. Шуның 791 гектарында туфракның ачылыгы - нык югары, 5252 гектарында - уртача. Калган мәйданнар - йомшак ачылыкта.Билгеле булганча, ачы туфраклы җирләрдән тиешле уңышны алып булмый. Шуңа күрә әлеге басуларга известь кертү сорала. Узган ел 772 гектарда известьлау эше башкарылды. Бу агрочараны башкару өчен республика бюджетыннан 4 млн 654 меңсумлык финанс бирелде. Быел Мөслим районында 37 мең 500 гектар җирдә агрохимик тикшерүләр үткәрү планлаштырыла: Алар нигездә "Туган як" агрофирмасында, аграр көллият филиалы, "Исламов", "Чубаров", "Хәйруллин", "Хәсәнов" һәм башка крестьян-фермер хуҗалыклары җирләрендә үтәчәк. Җирләрне известьлау эше "Намус", "Туган як", "Урожай" агрофирмаларында барлыгы 1805 гектарда башкарылачак. Бу эшләр өчен республика бюджетыннан 8млн 801 мең сумнан артыкфинанс средствосы биреләчәк.

- Шәхси хуҗалыклар җирләрен тикшерүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бармы?

-Соңгы елларда үзләренең бакча, дача, теплица җирләрен тикшертү буенча мөрәҗәгатьләр күбәйде. Без аерым гражданнарга да җирнең ачылыгын, анда фосвор, калий, гумус һәм башка элементларның күпме булуын ачыкларга ярдәм итәбез. Шулай ук оешмаларга һәм аерым гражданнарга колонка, скважина, чишмә, буа суларын тикшерү буенча хезмәт күрсәтәбез. Тикшерү нәтиҗәләрен, ГОСТ таләпләренә туры килүче махсус беркетмәгә теркәп, мөрәҗәгать итүчегә җиткерәбез.

Әңгәмәдәш - Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X