«Акыл көрәше» узды
«Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Акыл көрәше»исеме астындагы интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрделәр.
22 ноябрь көнне авыл яшьләренең ялын оештыру сыйфатын һәм социаль активлыгын арттыру максатыннан «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Акыл көрәше»исеме астындагы интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрделәр. Уеннар "2019-2021 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә».
Бу уен Мөслим районының 15 яшьтән алып актив яшьләрен үзенә җыйды.Уен шартлары гади булмады, барлык катнашучыларга да мобиль җайланмаларны һәм башка гаджетларны куллануны тыйдылар. Җавап язу өчен берничә минут вакыт кирәк иде. Уенның дүрт туры авырлыгына карамастан, дүртенче урынны “Winnerы» командасы, өченче урынны «АРА» командасы, икенче урынны «Cмайл» командасы яулады. Катнашучылар безне активлык һәм эрудитлыклары белән таң калдырды. Ә инде «Акыл көрәше» интеллектуаль уенының җиңүчесе булып «Чупа-чупс» командасы танылды. Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе дипломнары һәм кинотеатрга, тренажер залына һәм «Нептун»йөзү бассейнына бару өчен сертификатлар тапшырылды.
Фото "Мизгел" яшьләр үзәге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев