9 майда Мөслимдә хәрәкәт чикләнә
Яңалыклар

9 майда Мөслимдә хәрәкәт чикләнә

9 май – Җиңү көнендә район үзәгендәге кайбер урамнарда машина хәрәкәте чикләнәчәк, дип хәбәр итәләр районның ДАИ бүлегеннән.

7.00-13.00 сәгатьләрдә Пушкин урамының Гагарин урамы киселешеннән Тукай урамы киселешенә кадәр өлешендә, Банк һәм Бакча урамнарының Колхоз урамы киселешеннән Октябрь урамы киселешенә кадәр аралыгында, Тукай урамының Колхоз урамы киселешеннән 1 май урамы киселешенә кадәр өлешендә юлларда техника хәрәкәте чикләнәчәк.


Нет комментариев