Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

3 яшькә кадәр бала өчен – 5 мең сум акча

Газетабызның “кайнар линия”сенә ана капиталына хокуклы гаиләләргә 5 мең сум күләмендә түләү тәртибе турында бик күп сораулар килә. Иң еш очраган сорауларга Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә ГАНИЕВА җавап бирә.

– 5 мең сум күләмендә түләү кемгә тиеш?

– Әлеге түләү 2020нче елның 1 июленә кадәр ана капиталына хокук алган 3 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә дә тиеш.

– Ана капиталын тулысынча тотып бетердем. Миңа бу түләү тиешме?

– Әйе, ана капиталын тулысынча файдаланган очракта да бу түләү 3 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә дә тиеш.

– Түләүне нинди средстолардан башкаралар? Ана капиталыннанмы?

– Финанс ярдәм кискен эпидемиологик хәл шартларында өстәмә ярдәм рәвешендә федераль бюджеттан башкарыла. Түләү ана капиталы күләмен киметми һәм социаль ярдәмнең башка чараларына хокукны билгеләгәндә гаилә кеременә кертелми. Әлеге түләүдән салым да алынмый.

– 5 мең сум алу өчен гаризаны кайчанга кадәр бирергә була?

– Пенсия фонды мондый гаризаларны агымдагы елның 1 октябренә кадәр кабул итә һәм гаиләнең бу түләүгә хокукы булган очракта түләүләрне апрельдән июньгә кадәр барлык айлар өчен бирәчәк.

– 5 мең сум һәр бала өчен дә тиешме?

– Әйе, гаиләдә 3 яшькә кадәр бер бала булса, айга 5 мең сум түләнә, ике бала булса – 10 мең сум һ. б.

– Түләү алу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Акчаны алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинетта яисә дәүләт хезмәтләре порталында гариза тапшырырга кирәк. Бернинди өстәмә документ та кирәк түгел. Кирәк булган очракта Пенсия фонды мәгълүматларны үзе соратып ала.

– Гаризаны Пенсия фондына шәхсән үзең тапшырырга буламы?

– Әйе, гариза клиентларны кабул итү хезмәтендә дә кабул ителә. Әмма коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чаралар белән бәйле рәвештә хәзерге вакытта пенсия бүлегенә бары тик алдан язылу буенча гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Акча күпме вакыт түләнәчәк?

– Акча һәр балага айга бер тапкыр 2020 елның апреленнән июньгә кадәр (июньне дә кертеп) түләнәчәк. Гаризаны 30 июньнән соң тапшырган очракта акча бөтен чор өчен бер тапкыр түләнәчәк.

– Балама 3 яшь апрель/ май/ июнь аенда тула. Мин түләүне аламмы?

– Бала конкрет айның кайсы көнендә тууга карамастан, айлык түләү тулы ай өчен башкарыла.

– Ана капиталына сертификатны рәсмиләштерергә өлгермәсәң, түләүне алып буламы?

– Әйе. Ана капиталына сертификат алырга хокукыгыз булып, аны рәсмиләштерергә җитешмәгән булсагыз, 5 мең сум күләмендә түләү алуга гариза бирә аласыз.

– 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга түләүне ничек алырга?

– 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга түләүне пенсия фонды билгеләми. Әлеге түләү региональ ярдәм чараларына керә һәм аны социаль яклау органнары түли. Бу хакта тулырак РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының яисә үзегез яшәгән субъектның хөкүмәт сайтларыннан белә аласыз.

Материалны Мөнирә Арсланова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев