28 май көнне Мөслим гимназиясендә ГТО комплексы сынауларын (тестларын) узды
Егетләр төрле дисциплинада нормативлар тапшырдылар
28 май көнне Мөслим гимназиясендә районыбызның унынчы сыйныф укучылары ГТО комплексы сынауларын (тестларын) узды. 22 егет 700 граммлы гранатаны еракка ыргыту, урыннан озынлыкка сикерү, алга иелү һ.б. дисциплинада нормативлар тапшырдылар. Ераклыкка граната ыргытуда - Ришат Хәйдәров (40 м), озынлыкка сикерүдә – Кәрим Сәләхов (272 см), отжиманиедә Айзат Әхмәдуллин (45 тапкыр) югары күрсәткечләр бирде.
Фотолар - "Яшьлек" спорт комплексыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев