Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 июньгә кадәр балык тотарга ярамый

Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсе башка ведомстволар белән берлерлектә 15 апрельдән Татарстанда "Уылдык" операциясе кысаларында промыселларда балык тоту тыелуы турында хәбәр итә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсенең күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Радик Мөхтәров җиткерде. Тыюлар 15 июньгә...

Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсе башка ведомстволар белән берлерлектә 15 апрельдән Татарстанда "Уылдык" операциясе кысаларында промыселларда балык тоту тыелуы турында хәбәр итә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсенең күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Радик Мөхтәров җиткерде. Тыюлар 15 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Бары шул вакытта гына балык уылдык чәчүдән туктый. Шулай ук 25 апрельдән 10 июньгә кадәр республикада үзлектән балык тотучыларга чикләүләр кертелә. Бу вакытта моторлы көймәләрдән файдалану тыела. Балыкны бер кешегә дүрт кармакка гына, яисә ике кармакка ике ыргак белән генә тотарга рөхсәт ителә. Ведомство вәкиле браконьерлык булган яисә табигатьне саклау законнары бозылган очракта гражданнарга Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле"нә хәбәр итәргә мөмкин булуын искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев