10-12 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә «ТехноПатриот» исемле республикакүләм ярыш үткәрелде
Бирегә 12 шәһәр һәм авылдан - Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Теләче, Яңа Чишмә, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Спас, Саба һәм Мөслим районыннан 64 катнашучы җыелды
Мөслим данын "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең һәм Мөслим лицееның "Робот техникасы" берләшмәсенә йөрүче укучылар якладылар.
"Марафон НРТК" дисциплинасының "Воля к победе" номинациясендә
Илья Лошкарев 2 нче урынны яулады.
Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр бирелде.
Фотолар һәм видео - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев