1 сентябрьдән эш бирүчеләрнең тулы булмаган эш вакытын билгеләү тәртибе үзгәрә
1 сентябрьдән Россиядә хезмәт законнарында яңа кагыйдәләр гамәлгә керә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Элегрәк РФ Хезмәт кодексының 93нче маддәсендә хезмәткәрнең язма гаризасын карауның төгәл срогы билгеләнмәгән иде. Хәзер исә эш бирүче гариза алганнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча тулы булмаган эш вакытын билгеләү турындагы карарны кабул итәргә тиеш.
Моннан тыш, закон кайбер категория гражданнар өчен мондый графикны мәҗбүри рәвештә кертергә куша. Эш бирүче түбәндәге затларның үтенече буенча аларга тулы булмаган эш көне яки атна билгеләргә бурычлы:
- йөкле хатын-кызлар;
- 14 яшькә кадәрге баласы (инвалид бала булса — 18 яшькә кадәр) булган ата-аналарның берсе.
Чыганак: Татар-информ
Фото: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев