03 хәбәр итә
Юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алган бер райондашыбыз Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылган
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алган бер райондашыбыз Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылган, 4 кеше төрле авырулардан дәвалану өчен хастаханәгә салынган. Соңгы көннәрдә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арткан. “Бу – вируслы пневмония, кешедән кешегә тиз йога, саклану чараларын күрү зарур: кибетләргә, кеше күп йөри торган урыннарга битлек һәм перчаткалардан йөрү кирәклеген онытмагыз!” – ди табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев