Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Турист булсаң

Россия кулланучылар күзәтчелеге исегезгә төшерә: экватор-тропик климатлы Евразия, Африка, Көньяк Америка, Океания илләрендә безнең якта очрамый торган яисә бик сирәк очраучы төрле йогышлы авырулар таралган.

Җылы дымлы климат  микроорганизмнарның әйләнә-тирә мохиттә озак яшәвенә, күпләп үрчүенә  китерә. Еш кына мондый авырулар су, җитәрлек дәрәҗәдә эшкәртелмәгән ризык, черки, москитлар һ.б. бөҗәкләр аша, авыру кеше яисә пычрак объект белән контакт булганда, җенси юл белән күчә.

Тропик инфекцияләр еш кына эчәклекне, тирене, күзләрне һәм башка органнарны зарарлый һәм авыру бик авыр формада үтә. Сез барырга җыенган илдә эпидемиологик хәлнең нинди булуы хакында туроператордан яисә Россия кулланучылар күзәтчелеге органнарыннан алдан белешергә кирәк. Туристлык хезмәте күрсәтүче юридик зат белән килешү төзегәндә медицина иминиятләве булу-булмауны тикшерү мөһим.

Сыйфатлы азык һәм суны гына кулланыгыз. Фабрикада җитештерелгән, кайнаган су гына эчү күп бәлаләрдән коткарачак. Кайнамаган судан ясалган бозны файдалану киңәш ителми. Ит, балык, диңгез продуктлары термик эшкәртү үткән булырга тиеш. Таныш булмаган продуктларны татып карамагыз, базарлардан ризык сатып алмагыз, җирле халык әзерләгән азыкны кулланмагыз, дип кисәтә табиблар. Инде кирәк булган очракта азык-төлекне махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз. Яшелчә, җиләк-җимешне чиста су белән юып, кайнар су белән чайкарга киңәш ителә. Гигиена таләпләрен үтәү шарт. Ашар алдыннан кулны сабынлап юарга, су коенганда суны йотмаска, көнкүреш өчен сулыклардагы суны файдаланмаска, хайваннар белән сак булырга, чит кеше киемен кимәскә, җирле халык киемен киеп карамаска һ.б. – мөһим таләпләр. Шикле очракларда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөҗәкләргә каршы да саклану чаралары куллану яраклы булачак. Табигатькә чыкканда озын балаклы чалбар, биек носкилар, озын җиңле күлмәк кияргә кирәк. Бинадагы тәрәзәләрнең москит сеткасы булсын. Бүлмәдә бөҗәк күренсә, аэрозоль яисә электр фумигаторы ярдәм итәчәк. Бөҗәк тешләсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чит илләрдә вируслы гепатит, менингококк инфекциясе һ.б. йогышлы авырулар таралган булу сәбәпле, профилактик прививка ясатырга кирәк. Авыру билгеләре булса, кичекмәстән табибка күренү шарт. Өч ел дәвамында теләсә нинди авыруга дучар булган очракта табибны үзегезнең тропикларда булуыгыз хакында кисәтергә онытмагыз.  

Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев