Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сыйфатсыз товар алсаң...

“Кәрәзле телефон алганнан соң бер ай узгач, телефон шалтыратуларны кабул итми башлады. Телефонны сыйфатын тикшерү өчен сервис үзәгенә илттем. Сату-алу килешүен өзәргә һәм товар өчен акчаны кире кайтарырга уйладым. Өч ай үтте, телефонны кире кайтармыйлар. Телефонны ничек кире кайтара алам?” Бер райондашыбыз шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Товарда сатучы тарафыннан күрсәтелмәгән кимчелекләр ачыкланса, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 18 маддәсе 1 пункты нигезендә үз хокукларыгызны яклый аласыз, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова.
Кибеттән алган товар сыйфатсыз булып чыкса, сез шул ук маркадагы товарны алырга, яки шушы бәядәге башка маркадагы шундый ук товарга алыштырырга, яисә сатып алу бәясен киметүне таләп итәргә, яисә сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, товар өчен түләнгән акчаны кайтаруны сорарга хокуклы. Сатып алучы кимчелекләре булган товарны кире кайтара ала. Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар алу нәтиҗәсендә килгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.
Товар техник яктан катлаулы яки кыйммәтле булган очракта сатып алучы мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итә ала. Моннан тыш шул ук яки башка маркадагы товарга алыштыруны сорарга була.
Сатучы (җитештерүче), җаваплы оешма яки шәхси эшмәкәр кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итәргә тиеш. Кирәк булса, кулланучы товарның сыйфатын тикшерүне таләп итә ала.
Товарның кимчелекләре турында бәхәс туганда, сатучы (оешма, эшмәкәр) товарга үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы товарга экспертиза үткәрү процессында катнашырга һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта мондый экспертизаның нәтиҗәсен судка бирергә хокуклы.
Товарга экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә кимчелекләрнең сатучы гаебе белән барлыкка килмәве ачыкланса, кулланучы сатучыга (җитештерүчегә) экспертиза үткәрү чыгымнарын кайтарырга, шулай ук экспертиза үткәрү белән бәйле товарны саклау һәм транспорт өчен чыгымнарны капларга тиеш.
РФ Гражданнар кодексының 503 маддәсе нигезендә кулланучы товарны сату-алу килешүен өзүне таләп итәргә хокуклы. Кулланучы экспертизага биргән товар аның милке булып тора, шуңа күрә товарга экспертиза үткәрүчегә берничә бурыч йөкләнә: ул кулланучы биргән әйберне саклау һәм аны дөрес куллану өчен җаваплы. Экспертиза үткәрүче кулланучыдан алынган товарны тулысынча яки өлешчә югалтса, бозса яки зыян китерсә, ул аны өч көн эчендә шундый ук товарга алыштырырга, товарның кыйммәтен икеләтә кайтарырга, шулай ук кулланучы чыгымнарын капларга тиеш була.

Фото "Татар-информ" архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев