Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Нигә шаулый бу колак...

Галимнәр күзәтүенчә, зур шәһәрләрнең 70 процент халкы һава торышы үзгәрүне авыр кичерә. Бу бигрәк тә йөрәк авырту, тын кысылу, баш әйләнү, колак шаулау, йокымсырау, укшу, нервылар тынычсызлануында чагыла.

Бу көннәрдә өй мәшәкатьләрен беразга кичектереп тору урынлы санала. Ә дәва итеп бөтнек (мята), гөлҗимеш (шиповник) һәм камыр агачыннан (боярышник) ясалган тынычландыручы чәйләр эчәргә киңәш ителә. Шулай ук бал кушылган бер аш кашыгы чөгендер суы да организмга уңай йогынты ясый. Аны көнгә дүрт-биш тапкыр берәр аш кашыклап эчәргә кирәк. һә| көн иртән җылы душта юынып, гимнастика ясау һәм һәр кич саф һавада йөрү дә файдалы булачак.
Шул ук вакытта телевизор яисә радиодан һава торышына күзәтүне көтеп яшәргә дә ярамый. Күңелсезлек көтү, күңелсезлекне кичерүгә караганда, кешегә начаррак тәэсир итә.

Изображение от rawpixel.com на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев