Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Дефектлы товар сатып алсаң

Консультация алу өчен электроника һәм көнкүреш техникасы кибетенең менеджеры мөрәҗәгать итте. Бер гаилә телевизор сатып ала. Соңрак, өйдә телевизорны тартмадан чыгаргач, дисплейда дефект табып, кибеткә кире алып киләләр. Бу очракта нишләргә?

– Беренче чиратта, менеджер сатып алучының таләбе белән товарның комплектлылыгын, документларының булуын, бәянең дөреслеген аның каршында тикшерергә тиеш. Кулланучы товарны кабул итү алдыннан карап алмаган икән, телевизорның аны алганчы ук ватылуын исбатлау мөмкин түгел. Товарны кабул иткәндә сатып алучы “карау башкарылган, дәгъвалар юк” дигән документка кул куя. Товарны кабул итү алдыннан карау – сатып алучы өчен гарантия. Телевизорның дефектлы экраны гарантияле очрак түгел, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова.
Түләүсез нигездә дәгъвалар төзүдә консультация яки ярдәм кирәк булса, дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз. Ул Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт адресы буенча урнашкан (телефоны: 8-(85556)-2-35-05). Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау “РФ гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” федераль законы белән регламентлана. 
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә ышаныч телефоны эшли: +7 (987)-296-68-93. Ышаныч телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 8.30-17.30 сәгатьләрдә, җомга 8.30-16.15 сәгатьләрдә эшли. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре эшендә коррупция күренешләре, эшләрендә кызыксыну конфликты, чикләүләр һәм тыюлар үтәлмәве турында мәгълүматны да шушы номер аша җиткерергә мөмкин. Аноним, җавап җибәрү өчен почта адресы күрсәтелмәгән, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең коррупциячел гамәлләренә кагылмаган мөрәҗәгатьләр кабул ителми. РФ Җинаятьләр кодексының 306 маддәсе нигезендә белә торып ялган мәгълүмат биргән өчен җинаять җаваплылыгы каралуын да онытмагыз.

Рәмилә Сәләмова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев