Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә?

Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүче нәниләрнең әти-әниләренә укытучылар һәм психологлар тарафыннан: “Сезнең балагыз мәктәптә укырга әзерме?” дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Сорау күп очракта баланың эмоциональ һәм билгеле бер күнекмәләргә ия булуын күздә тотып бирелә. Баланың мәктәпкә әзерлеге нинди югарылыкта булуына карамастан, аның стресска дучар булмавын инкарь итеп булмый һәм бу беренче сыйныфка укырга баручыларга гына кагылмый.

Укучыларга мәктәп тормышына җайлашырга ничек ярдәм итәргә?

Беренче чиратта, физик уңайлылыклар турында кайгыртырга, төп ихтыяҗларны канәгатьләндерү өстендә эшләргә кирәк. Үсеп килүче организмны аксым, май, углеводлар, су балансы сакланган ризыклар белән тәэмин итү мөһим. Дөрес тукланган очракта гына бала яңа хис-тойгыларны кичерергә әзер. Баш мие эшчәнлеге дә организмга кирәкле продуктлардан башка мөмкин түгел.

Бала ял итеп, көч җыярга өлгерсен өчен йокы һәм ял режимының саклануы, йокы сәгатенең күләме җитәрлек булуы зарур. Шуңа күрә, уку елы башланырга бер-ике атна кала, баланы бер үк вакытта йокларга ятарга һәм уянырга күнектерергә кирәк.

Балага мәктәп кирәк-яракларына ияләнергә мөмкинлек бирү яхшы булыр. Мәктәп формасын бала белән бергә сайлагыз. Беренче уку көнендә күңелсез “сюрпризлар” белән очрашмас өчен, өйгә кайткач, яңа киемнәрне бераз киеп йөрергә (ияләнергә) рөхсәт итегез. Әлеге кагыйдә башка мәктәп атрибутларына да кагыла. Булачак укучыда яңа фломастер һәм ручкалар белән язып карау, рәсем ясау теләге туарга мөмкин. Балага каршы килмәскә кирәк.

Булачак укучы өчен әти-әниләрнең мәктәпкә карашы да зур роль уйный. Мәктәп турында тискәре уй-фикерләр формалашмасын өчен балада мәктәпкә карата бары уңай хис-тойгылар гына булдырырга тырышыгыз.

1 сентябрьгә санаулы гына көннәр калып бара. Баланың күңелендә якты уй-кичерешләр озак саклансын өчен гаиләгез белән күбрәк вакыт уздырырга тырышыгыз, бер-берегезгә шатлык хисләре бүләк итегез. Яңа тормыш этабы башланыр алдыннан бала өчен бу бик мөһим.

Алсу Зиазова, Мөслим лицееның  башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев