XXXVI Спартакиада ярышларының икенче уен көненең нәтиҗәләре билгеле
️Бүген ярышлар йөзү, кул көрәше һәм бильярд уен төрләре буенча барды
Ярыш нәтиҗәләре белән таныштырабыз.
Йөзү ярышы
1. Совет һәм Башкарма комитет командасы;
2. Сети җыелма командасы;
3. Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы.
Ир-атлар арасында кул көрәше:
1. Мәктәпләр җыелма командасы;
2. Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы;
3. Сети һәм балалар бакчасы командасы.
Хатын-кызлар арасында кул көрәше:
1. Үзәк хастаханә командасы;
2. Социаль яклау, балалар бакчасы, газ.участок, мөхтәсибәт командасы;
3. Сети һәм балалар бакчасы командасы.
Бильярд ярышы:
1. Социаль яклау бүлеге һәм мөхтәсибәт командасы;
2. КультАгро командасы;
3. Мәктәпләр җыелма командасы.
Бүгенге көндә үткән уен нәтиҗәләре буенча турнир таблицасында мәктәпләр командасы алда бара, икенче урында Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы, өченче урында Совет һәм Исполком.
23 гыйнвар көнне, спартакиада ярышлары футбол һәм өстәл теннисы уеннары белән дәвам итәчәк. Катнашырга һәм командалар өчен җан атарга көтеп калабыз.
Фото – «Яшьлек» спорт комплексыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев