ТР Шәхси кубогының сайлап алу ярышлары узды
Ярышларда Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Сарман һәм Зәй районнарыннан 57 спортчы катнашты.
9 март көнне Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Шәхси кубогының беренче этабына көньяк-көнчыгыш сайлап алу ярышлары узды.
Ярышларда Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Сарман һәм Зәй районнарыннан 57 спортчы катнашты.
“В” төркемендәге малайлар арасында Рамазан Яхин 3 нче урынны яулады, ә Салават Яхин 5 нче урынны алды.
Алар 14–15 мартта Әлки районының Базарлы Матак авылында узачак I этап ярышларында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев